Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» хезмәткәрләре Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты оештырган «Кадастр бәясен билгеләү белгече» һөнәри әзерлек программасы кысаларында укуны һәм йомгаклау аттестациясен уңышлы үттеләр.
2021 елның 11 октябреннән 15 октябренә кадәр Казан шәһәрендә «Техник инвентарьлаштыру
бюросы» акционерлык җәмгыяте конференц-залында "Дәүләт кадастр бәяләве: 2016 елның 3
июлендәге 237 номерлы Федераль законның 20, 21 һәм 22.1 статьяларын практик тормышка
ашыру" квалификация күтәрү программасы буенча укулар уза.
Учреждение «Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 237 номерлы Федераль закон (алга таба – Закон) һәм Икътисадый үсеш министрлыгының 2017елның 12 маендагы № 226 боерыгы белән расланган Методик күрсәтмәләр (алга таба – методик күрсәтмәләр) таләпләре нигезендә кадастр бәясен билгели.
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 июлендәге 269-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы, «дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы нигезендә, министрлыкның 04.06.20021 ел, № 1729-р боерыгын үтәү йөзеннән, 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.
Казан Федераль Университеты дәүләт һәм муниципаль идарә итү мәктәбенең "Дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү" квалификациясен күтәрү программасы кысаларында «ДКБҮ» ДБУнең күчемсез милек базарын мониторинглау бүлеге башлыгы - баш технолог Журавлев В.О. ике сәгатьлек лекция белән чыгыш ясады.
2021 елның 9 февралендә Казан шәһәрендә «Техник инвентаризация бюросы» акционерлык җәмгыятенең конференц-залында статс-секретарь - Росреестр җитәкчесе урынбасары А.И. Бутовецкий җитәкчелегендә эшлекле киңәшмә узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Р.Р. Мерзакреев
2021 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Ф.А. Әһлиуллин җитәкчелегендә видеоконференция режимында күчемсез милек объектларына милекчеләрнең хокукларын теркәү мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте. «ДКБҮ» ДБУ ягыннан чарада оешма җитәкчесе Лена Илдар кызы Хамзина катнашты.
2020 елның 29 декабрендә тантаналы шартларда дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» хезмәткәрләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле билгеләр тапшырылды. Истәлекле билге Татарстан Республикасының дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән затларга тапшырыла.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләренә дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турында " 01.10.2020 ел, № 2920-р боерыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 21.10.2020 ел, № 6896 теркәлгән.
2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы «Дәүләт кадастры бәяләве турындагы» Федераль законның 14 статьясында каралган вакыт эчендә барлык кызыксынган затлар арадаш хисап документлары белән таныша һәм искәрмәләр бирә алдылар.