2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен үткәрү турында хәбәр

2021 елның 29 июне, сишәмбе

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 31 июлендәге 269-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы, «дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы нигезендә, министрлыкның 04.06.20021 ел, № 1729-р боерыгын үтәү йөзеннән, 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәреләчәк.

Дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек 2022 елның 1 гыйнварына кадәр башкарыла. Кадастр бәясен билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны җыю һәм эшкәртү максатыннан дәүләт кадастр бәясен үткәрүнең әзерлек этабы кысаларында «дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – «ДКБҮ» ДБУ) тиешле күчемсез милек объектларының хокук ияләреннән күчемсез милек объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.

Әлеге мәгълүматны җыю һәм эшкәртү өчен, күчемсез милек объектлары хуҗалары тиешле күчемсез милек объектларының характеристикалары турында, шул исәптән бәяләү объектларының төп, сан һәм сыйфат характеристикаларын: рөхсәт ителгән файдалану төрен, урнашу урынын, мәйданны, фактта файдалану, җир участогының ераклыгын, күчемсез милек объектының кадастр бәясенә йогынты ясый торган башка факторларны ачыклау буенча, «ДКБҮ» ДБУ на декларацияләр бирергә хокуклы.

Күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларацияне тапшыру һәм карау тәртибе турында тулырак мәгълүмат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International