Йомгаклау мәгълүмат: 2026 елның маенда кадастр кыйммәтен билгеләү турында

2026 елның 9 июне, сишәмбе

РФның 237-ФЗ «Дәүләт кадастр бәяләве турында» Законының 16-нчы маддәсенең 1-нче өлеше нигезендә, Дәүләт кадастр бәяләве үзәге (ДКБҮ) түбәндәге күчемсезлек объектларының кадастр кыйммәтен билгели: яңа исәпкә алынган күчемсезлек объектларының, элек исәпкә алынган күчемсезлек объектларының (әгәр алар турында мәгълүматлар Бердәм дәүләт күчемсезлек реестрына (ЕДКР) кертелгән булса), шулай ук ЕДКРдагы мәгълүматларына үзгәрешләр кертелгән объектларның (мәсәлән, җир участогының рөхсәт ителгән кулланылыш төре үзгәргән, яисә күчемсезлек объектының мәйданы яки бинаның стена материалы үзгәргән).

2026 елның маенда ДКБҮгә РФның 237-ФЗ Законының 16-нчы маддәсе буенча 375 233 күчемсезлек объекты турында мәгълүматлар керде.

Кадастр кыйммәте Үзәк тарафыннан билгеләнгән күчемсезлек объектлары саны – 52 946. Шул исәптән:

·         бина – 4 838,

·         җир участогы – 9 724,

·         машина-урыны – 187,

·         төзелеше тәмамланмаган объект – 36,

·         бүлмә – 37 452,

·         корылма – 709.

ЕДКРдагы мәгълүматлары үзгәрү аларның кадастр кыйммәтләренең үзгәрүенә китерми торган объектлар саны – 322 287. Шул исәптән:

·         бина – 13 465,

·         җир участогы – 275 283,

·         машина-урыны – 762,

·         төзелеше тәмамланмаган объект – 84,

·         бүлмә – 31 913,

·         корылма – 780.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: ДКБҮ кадастр кыйммәтен билгеләү актын үзенең рәсми интернет-сәхифәсендә урнаштыра. Шулай ук күчемсезлек объектының законлы хуҗасы (правообладателе) ЕДКРдан кадастр кыйммәте турында актуаль мәгълүматлар белән күчермәне бушлай сорап алырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International