Арадаш хисап документларына искәрмә

«Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 237 номерлы Федераль законның (алга таба – Кадастр бәяләве законы) кадастр бәясен билгеләү белән бәйле искәрмәләр (алга таба – арадаш хисап документларына искәрмәләр) кадастр бәяләве турындагы законның 14 маддәсендәге 12 өлешендә күрсәтелгән белешмәләр һәм материаллар урнашкан көннән алып илле көн эчендә дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондына (алга таба – мәгълүматлар фонды) тапшырыла.

Арадаш хисап документларына искәрмәләр «ДКБҮ» ДБУ яки күпфункцияле үзәккә шәхсән, почта яки «Интернет» челтәре аша тапшырырга мөмкин. Арадаш хисап документларына бәйле искәрмәләр бирү көне дип «ДКБҮ» ДБУа яки күпфункцияле үзәккә тапшыру көне, почта штемпелендә күрсәтелгән дата (почта элемтәсе аша җибәргән очракта), шул исәптән «Интернет» челтәреннән файдаланып тапшыру көне санала.

Арадаш хисап документларына искәрмә асылын бәян итү белән беррәттән үз эченә түбәндәге документларны да алырга тиеш:

1) физик затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (соңгысы-булган очракта), юридик затның тулы исеме, элемтә өчен телефон номеры, арадаш хисап документларына искәрмә биргән затның электрон почта адресы (булган очракта);

2) кадастр бәясен билгеләүнең арадаш хисап документларына искәрмә бирелә торган объектның кадастр номеры һәм (яки) күчемсез милек объектының адресы;

3) искәрмә бирелә торган арадаш хисап документларының һәр битенә бит саны кую (теләк буенча).

Арадаш хисап документларына искәрмәгә кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталарның булуын раслый торган документлар, шулай ук күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларация дә өстәлергә мөмкин.

2016 елның 3 июлендәге  «Дәүләт кадастр бәясе турында» 237 нче номерлы Федераль законның 14 маддәсендә билгеләнгән таләпләргә туры килмәсә искәрмәләр, документлар кабул ителми.

Арадаш хисап документларына искәрмәләр бирүнең башка формалары гамәлдәге законда каралмаган.

Арадаш хисап документларына карата булган искәрмәләрне карау тәртибе

Арадаш хисап документларына искәрмәләр бирү өчен үрнәк (docx) (pdf)

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 29 июле, 14:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International