Учреждение турында

Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе Россия Федерациясе законнары, шул исәптән салым салу, базар мөнәсәбәтләре һәм күчемсез милек объектыннан файдалануның икътисади һәм башка таләпләренә туры китереп һәм  дәүләт кадастр бәяләве турындагы методик күрсәтмәләргә туры китереп билгеләнә.

Моңа кадәр күчемсез милек объектларының кадастр бәясен 2013 елның 5 апрелендә кабул ителгән 44 нче  номерлы «Дәүләт һәм муниципаль оешмаларның ихтыяҗларын товарлар сатып алу, хезмәт кую һәм күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турындагы» Федераль закон нигезендә үткәрелгән аукционнарда җиңүчеләр билгели иде.

2016 елның 3 июлендә «Дәүләт кадастр бәясе турында» 237 нче номерлы Федераль закон кабул ителде. Бу закон нигезендә Россия Федерациясенең барлык субъектларына кадастр бәясен билгеләү вәкаләтен бюджет учреждениеләренә тапшырдылар.

«Дәүләт кадастр бәясе турында» 237 нче номерлы Федераль закон карарын (03.07.2016 ел) үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  2017 елның 3 февралендә 53 номерлы закон нигезендә «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесен оештыра.

Кыскартылган исеме: «ДКБҮ» ДБУ.

Бу төр бюджет учреждениесе коммерцияле булмаган оешма булып исәпләнә.

Бюджет учреждениесен оештыручы - Татарстан Республикасы.

Федераль законнар, Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары нигезендә бюджет учреждениесен оештыру функцияләрен һәм вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башкара.

Бюджет учреждениесе үз эшчәнлеген федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, шулай ук бюджет учреждениесе уставы нигезендә оештыра.

Бюджет учреждениесе федераль һәм Татарстан Республикасы законнарында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралган җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү максатыннан булдырылган.

Устав буенча бюджет учреждениесенең төп максаты – Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт кадастр бәяләвен үткәрү. Куелган максатка ирешү өчен бюджет учреждениесе түбәндәге эшчәнлек төрләрен башкара:

билгеләнгән кадастр бәясен аңлату («ДКБҮ» ДБУ милекне бәяләү категорияләре буенча);

күчемсез милек объектларының кадастр бәясе турында белешмәләр бирү («ДКБҮ» ДБУ милекне бәяләү категорияләре буенча);

кадастр бәясен билгеләгәндә җибәргән хаталар белән бәйле мөрәҗәгатьләрне карау («ДКБҮ» ДБУ милекне бәяләү категорияләре буенча);

кадастр бәясен билгеләү барышында формалаштырыла торган хисапларның һәм документларның күчермәләрен саклау;

«Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 нчы елның 3 июлендә кабул ителгән 237 номерлы Федераль законның 16 маддәсе нигезендә күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү;

  • кадастр бәясен билгеләгәндә мәгълүмат җыю, эшкәртү, системалаштыру һәм туплау;
  • кадастр бәясен билгеләгәндә кулланыла торган документларның һәм материалларның күчермәләрен саклау;
  • дәүләт кадастр исәбен һәм хокукларны теркәүне башкара торган федераль башкарма хакимият органына күчемсез милек базары мәгълүматлары турында мәгълүмат бирү;
  • дәүләт кадастр исәбен һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматны дәүләт кадастр исәбен алып баручы федераль башкарма хакимият органына тапшыру;
  • кадастр бәясен билгеләү барышында тупланган исәп-хисапларны һәм документларны, шулай ук вәкаләтле дәүләт органы соратып алган документларның һәм материалларның күчермәләрен бирү.

Хезмәт шартларын бәяләү нәтиҗәләре

Учетная политика для целей бухгалтерского учета ГБУ ЦГКО

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 гыйнвары, 13:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International