2021 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Ф.А. Әһлиуллин җитәкчелегендә видеоконференция режимында күчемсез милек объектларына милекчеләрнең хокукларын теркәү мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте. «ДКБҮ» ДБУ ягыннан чарада оешма җитәкчесе Лена Илдар кызы Хамзина катнашты.
Үз чыгышында бюджет җәмгыяте җитәкчесе 2017-2020 елларда башкарылган «ДКБҮ» ДБУ эшенә кыскача йомгак ясады, кадастр бәяләве өлкәсендәге аерым законнарның күптән түгел үз көченә кергән яңалыкларын аңлатты, шулай ук агымдагы елга оешма алдына куелган планнар һәм бурычлар белән уртаклашты.
Кадастр бәяләве буенча эшләрне үткәрү һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларының хокукларын рәсмиләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Мондый проблемалар арасында милекчеләр үз хокукларын бердәм дәүләт реестрына теркәгәндә күрсәткән җир кишәрлекләренең рөхсәт ителгән файдалану төрләрен билгеләү проблемасы да бар иде. Бу проблема йомгаклау нәтиҗәләрнең бозылуына, еш кына кадастр бәясе артуга китерә.
Үз чыгышының ахырында «ДКБҮ» ДБУ җитәкчесе күчемсез милек объектлары милекчеләрен үз җирләренең рөхсәт ителгән файдалану төрләрен тикшерергә һәм кирәк булган вакытта аларны фактта куллану төренә китерергә сорады. Шулай ук «ДКБҮ» ДБУ җитәкчесе җир кишәрлекләрен шәһәр төзелеше һәм җир законнарын бозу ягыннан тикшерергә һәм булган хаталарны бетерү өчен барлык чараларны кабул итәргә, ә күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларда хаталар ачыкланган очракта, бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертергә әйдәде.