2016 елның 3 июлендәге 237 номерлы Федераль законның 20, 21 һәм 22.1 статьяларын практик тормышка ашыру" квалификация күтәрү программасы буенча укулар уза.

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның 11 октябреннән 15 октябренә кадәр Казан шәһәрендә «Техник инвентарьлаштыру
бюросы» акционерлык җәмгыяте конференц-залында "Дәүләт кадастр бәяләве: 2016 елның 3
июлендәге 237 номерлы Федераль законның 20, 21 һәм 22.1 статьяларын практик тормышка
ашыру" квалификация күтәрү программасы буенча укулар уза.
2021 елның 11 октябрендә уку көне кысаларында Росреестр вәкилләре белән дәүләт кадастр
бәяләве мәсьәләләре буенча видеоконференция форматында түгәрәк өстәл узды. Чарада
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, Удмурт
Республикасының милек мөнәсәбәтләре министры, «ДКБҮ» ДБУ җитәкчесе һәм вәкилләре,
Россиянең төрле төбәкләреннән дәүләт кадастр бәяләве өлкәсендә бюджет учреждениеләре
җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлнең төп темасы дәүләт кадастр бәяләвен оештыру һәм законнардагы
үзгәрешләрне исәпкә алып, дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре турындагы доклад таләпләрен
үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышу иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International