Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен раслау турында белдерү.

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237 – ФЗ номерлы Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 02.12.2022 № 3733-р боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре расланды.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен раслау турында» 2022 елның 2 декабрендәге №3733-р боерыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2022 елның 9 декабрендә №10165 астында теркәлгән.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында табып була.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен билгеләү буенча хисап материаллары белән тулырак танышырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International