Кадастр бәяләүнең актуаль сораулары буенча семинар

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2022-2023 елларга чаралар планы кысаларында Татарстан Республикасының Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» һәм Бурятия Республикасының Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» катнашында онлайн форматта семинар үткәрелде.  Әлеге семинар барышында дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүнең актуаль сораулары, кадастр бәяләү өлкәсендә хокук куллану практикасы проблемалары каралды.

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» ФЗ-237 номерлы Федераль законның 22.1 статьясына күчү һәм судта җир кишәрлегенең кадастр бәясен аның базар бәясе күләмендә билгеләү турында карарларга дәгъва белдерү практикасы буенча докладлар белән Бурятия Республикасының Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» җитәкчесе урынбасары Эрдынеев Александр Викторич чыгыш ясады. Татарстан Республикасының Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» кадастр бәяләү Идарәсе башлыгы Журавлев Вадим Олегович «2022 елда үткәрелгән дәүләт кадастр бәяләүдә бәя ясаучы факторларын исәпләү үзенчәлекләрен тормышка ашыру» темасына доклад белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International