Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында җир законнарындагы үзгәрешләргә һәм 2026 елда комплекслы кадастр эшләрен үткәрүгә багышланган брифинг узды. Төп докладлар белән Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Фәнил Әгълиуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров чыгыш ясады.
Чарада шулай ук Дәүләт кадастр бәясе үзәге җитәкчесе урынбасары Ренальд Сабирҗанов та катнашты.
Билгеләп үтелгәнчә, РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәләрен үтәү кысаларында, республикада территориянең капитализациясен күтәрү буенча системалы эш дәвам итә. Төп бурыч — барлык күчемсез мөлкәт объектларын тулысынча исәпкә алу һәм аларны икътисади әйләнешкә кертү.
2026 ел ахырына барлык торак пунктларның чикләрен Бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына (БДКМР) кертү тәмамланачак. Моннан тыш, агымдагы елда якынча 1 млн 733 мең җир участогының кадастр бәясе яңартылачак. Алынган нәтиҗәләр 2027 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк. Реестрдагы төгәлсезлекләрне бетерү өчен, рөхсәт ителгән куллану төрләрен төзәтүгә аерым игътибар бирелә.
Министр Фәнил Әгълиуллин республика халкына салымнар һәм түләүләр исәпләгәндә аңлашылмаучылыклар булмасын өчен, Росреестрның онлайн-сервисларында һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында үз күчемсез мөлкәте турындагы мәгълүматларны тикшерергә чакырды.