«ЦГКҮ» белгечләре җир кишәрлекләре исемлеген эшкәртүгә кереште

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

2026 елда Татарстан Республикасында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (БДКМР) теркәлгән барлык җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясе үткәрелә. Бу чара Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2025 елның 12 мартындагы 777 номерлы боерыгын үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.

Кадастр бәясен билгеләү вәкаләтләре ТР ҖМММ карамагындагы «ЦГКҮ» ДБУна йөкләнгән.

2026 елның 17 февралендә «Роскадастр» ППКның Татарстан Республикасы буенча филиалы «ЦГКҮ»гә күчемсез милек объектлары исемлеген тапшырды, ул 2026 елның 1 гыйнварына БДКМРда исәпкә алынган җир кишәрлекләре турындагы мәгълүматларны үз эченә ала. Әлеге вакытта Учреждение белгечләре алынган саннарны эшкәртүгә кереште.

Кадастр бәясен билгеләү Исемлеккә кертелгән барлык объектларга карата Россия Реестрының 2025 елның 4 августындагы П/0336 номерлы Приказы белән расланган методик күрсәтмәләргә катгый рәвештә туры китереп башкарыла.

Исемлекне эшкәртү нәтиҗәләре буенча, һәр җир кишәрлегенә үткәрелгән сегментлау кысаларында куллану төре коды биреләчәк, бу кадастр бәясен билгеләү өчен нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International