Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектының агымдагы версиясен урнаштыру турында белдерү

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы федераль закон һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 21.02.2022 №540-р «2023 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларына дәүләт кадастр бәясен үткәрү турында» боерыгы нигезендә хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә капиталь төзелеш объектларына дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.

Капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан электрон документ формасында хисап проекты төзелде.

2023 елның өченче октябрендә хисап проектының агымдагы версиясендә булган мәгълүматлар һәм материаллар дәүләт кадастр бәяләве фондын алып бару тәртибендә каралган күләмдә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында утыз көнгә урнаштырылган.

2023 елның беренче ноябренә кадәр хисап проектына карата искәрмәләр «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә кызыксынган затлар тарафыннан шәхсән, почта аша яки электрон почта аша «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып, электрон документ рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, хисап проектына карата искәрмәләр «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең (алга таба – «КФҮ»ДБУ)  теләсә кайсы филиалына тапшырылырга мөмкин.

Искәрмәләргә кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталарның булуын раслаучы документлар, шулай ук күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларация дә кертелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International