«Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ белгечләре утырышта катнаштылар

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 26 ​​июлендә «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ белгечләре «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ куллана торган программа тәэминаты» темасына багышланган видеоконференция форматындагы утырышта катнаштылар. Кадастр бәясен билгеләү өчен «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ куллана торган программа тәэминаты үзенчәлекләре турында киңәйтелгән доклад белән кадастр бәяләү идарәсе башлыгы Вадим Журавлев чыгыш ясады. Чыгыш барышында мәгълүмат эшкәртү ысуллары, аеруча, базар шартлары булмаган һәм нигезсез арттырылган бәяле тәкъдимнәрне ачыклау өчен күп катламлы тулы бәйләнешле нейрон челтәрләрен куллану, шулай ук күчемсез милек базарындагы сызыксыз мөнәсәбәтләрне һәм бәя формалаштыручы факторларны автомат рәвештә сайлап алу өчен кулланыла тоган ысуллар турында сүз барды.

Утырышта Росреестр үзәк аппараты, "Роскадастр" иҗтимагый хокук компаниясе һәм «Роскадастр-Инфотех» мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре катнашты.

Чара югары методик дәрәҗәдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International