«Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ белгечләре эксперт төркеме утырышында катнаштылар

2023 елның 20 июне, сишәмбе

2023 елның 19 июнендә «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ белгечләре 2022 елның 9 августындагы № П/0312/22 Росреестр боерыгы нигезендә булдырылган дәүләт кадастр бәяләүне норматив-методик яктан тәэмин итү буенча эксперт төркеме утырышында катнаштылар. Чара видеоконференция форматында узды.

Кадастр бәяләү идарәсе башлыгы Вадим Журавлев «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ эшенең үзенчәлекләре, шул исәптән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләүдә машинаны өйрәтү ысулларын куллану турында доклад белән чыгыш ясады.

Чара югары методик дәрәҗәдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International