2023 елның 8 июнендә «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» ДБУ белгечләре «БТИ» АҖ хезмәттәшләре белән берлектә "Татарстан Республикасының киңлек планлаштыру институты" дәүләт бюджет институтында булдылар. Институт хезмәткәрләре учреждение эшенең өстенлекле юнәлешләре һәм Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган агымдагы проектлар турында сөйләделәр.
Очрашу барышында оешмалар арасында хезмәттәшлек һәм үзара эш итүнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алышынды.
Эшлекле очрашу традицион рәвештә югары методик дәрәҗәдә үтте.