Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматны законсыз биргән өчен административ җаваплылык билгеләнде

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 28 апрелендәге 151-ФЗ номерлы Федераль Закон тарафыннан административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.35 статьясына күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы законны бозган өчен административ җаваплылык турында нигезләмәләр өстәлде:

- дәүләт һәм муниципаль органнарның, оешмаларның яки гражданнарның күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан үзләре алган мәгълүматларны түләүле рәвештә өченче затларга бирү;

- мәгълүмат ресурслары һәм күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында булган мәгълүматларны бирү мөмкинлеге тудыра торган сайтлар һәм компьютер программалары (шул исәптән мобиль кушымталар) ясау;

- мондый сайтларны, программаларны һәм кушымталарны аларны ясаган гражданнар, оешмалар яки башка затлар тарафыннан мәгълүматны кызыксынган затларга бирү максаты белән куллану;

Әлеге хокук бозулар җинаять эше билгеләре булмаганда административ штраф салуга китерә, кабат бозулар очрагында җаваплылык арта.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын рөхсәтсез бирүне тыю шул мәгълүматларны бирү өчен расланган формаларга туры килмәгән һәм теркәү органы вазифаи затларының имзаларын үз эченә алмаган мәгълүматка кагылмый.

Исегезгә төшерәбез:

- Росреестрның рәсми сайты: rosreestr.gov.ru;

-күчемсез милек объектлары турында online режимында белешмә мәгълүмат: lk.rosreestr.ru/eservices/real-estate-objects-online ;

- җәмәгать кадастр картасы: pkk5.rosreestr.ru

Бер үк исемдәге башка барлык ресурслар юридик көчкә ия булмаган мәгълүматларны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International