2023 елның март аеннан «Госуслуги» порталында яңа сервис эшли башлады. Милекчеләр күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милек объекты (шул исәптән кадастр бәясе) турында мәгълүматны үз эченә алачак онлайн-өземтә рәвешендә ала алалар.
Онлайн-өземтә үзенчәлекләре:
- аны хокук ияләре генә ала ала;
- бер минут эчендә бирелә;
- планнар, схемалар һәм графиклар үз эченә алмый;
- күчемсез милек объекты, элекке һәм хәзерге хуҗалар, хокукларны чикләү, кадастр бәясе турында мәгълүматларны үз эченә ала;
- хокукны дәүләт теркәве өчен кирәкле документларның исемнәрен һәм реквизитларын үз эченә ала;
- аны, гадәти өземтәне кебек, барлык органнар һәм оешмалар кабул итәргә тиеш;
- бушлай.
«Госуслуги» порталы аша күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан онлайн-өземтә алыр өчен:
Өземтәнең кәгазь версиясен алырга да мөмкин. Моның өчен күп функцияле үзәккә паспорт һәм шәхси кабинетта булган гариза номеры белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Онлайн-өземтә күп функцияле үзәк хезмәткәре белән кәгазьгә чыгарыла һәм мөһер белән раслана. Әгәр күчемсез милек объекты хуҗасы үзе онлайн-өземтәне кәгазьгә чыгара икән, мондый документ юридик көчен югалта.