«ТР Киңлек планлаштыру институты» ДБУ Мәскәү Генплан Институты белән берлектә Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүгә кереште. Аңа Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш муниципаль районнары һәм башкалар керәчәк. Стратегик документ 2023 ел ахырына әзерләнәчәк. Агымдагы проект кысаларында әлеге территорияләрдә яшәүчеләрдән тәкъдимнәр, теләкләр һәм идеяләр җыю башланды.
Агломерацияне үстерү буенча тәкъдимнәрне Казань2050.рф сылтамасы буенча «Казан-2050» интерактив картасында калдырырга мөмкин. Аннары мәгълүмат белгечләр тарафыннан мастер-план төзегәндә анализланачак.
Казан-2050.рф сайтында агломерацияне үстерү буенча үз тәкъдимнәрне калдырудан тыш башка кешеләрнең нәрсә тәкъдим итүләрен дә белергә мөмкин. Интерактив картада берничә категория күрсәтелгән: транспорт инфраструктурасы, җәмәгать урыннары, торак төзелеше, табигать һәм экология, тарихи мирас һ.б. Әгәр идея әлеге категорияләрнең берсенә дә туры килмәсә, аның турында «Башкалар» өстәлмәсендә язарга мөмкин булачак.
Социологик сораштыру башланганнан бирле бер ай дәвамында узачак һәм 2023 елның 15 маенда тәмамланачак.