«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 14 һәм 16 статьялары нигезендә, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү буенча эш алып бара. Игътибар итегез, «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүматны бердәм дәүләт реестрына кертү хокукына ия түгел.
Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына «Роскадастр» иҗтимагый-хокукый компаниясенең Татарстан Республикасы буенча филиалы кертә. Әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүмат булмаса яки аның төп характеристикалары (мәйданы, рөхсәт ителгән куллану төре, җир категориясе һ.б.) үзгәргәндә кадастр бәясе элеккечә калса, Казан шәһәре, В. Кулагин урамы, 1 йорт яки 8 (843) 514-90-77 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Игътибар итегез, күчемсез милек объекты кадастр реестрында теркәлү яки бердәм дәүләт реестрына күчемсез милек объектының кадастр бәясен үзгәртүгә китерә торган үзгәрешләр кертелүгә 21 эш көне кирәк. Карала торган чордагы ял көннәренә һәм бәйрәм көннәренә карап, бу вакыт 1 айга кадәр сузылырга мөмкин.