Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектының агымдагы версиясенә искәрмәләр кабул итү тәмамланды.

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы нигезендә, хисап проектына үзгәрешләр кертү өчен нигезләр ачыкланган очракта, бюджет учреждениесе хисап проектының яңартылган версиясен әзерли. Хисап проектының яңартылган версиясе кирәкле үзгәрешләрне, шулай ук хисап проектына исәпкә алынган һәм исәпкә алынмаган искәрмәләр турында белешмәләрне үз эченә ала.
Әгәр бюджет учреждениесе хисап проектының агымдагы версиясенә үзгәрешләр кертү өчен нигезләр ачыкламаса, хисап проектына исәпкә алынмаган искәрмәләр турында белешмә формалаштырыла. Әлеге белешмәдә бу искәрмәләрне исәпкә алмауның сәбәбе күрсәтелә. Хисап проектының агымдагы версиясе кадастр бәясен билгеләү турында отчетка әверелә.
Хисап проектының агымдагы версиясенә карата искәрмәләрне карау нәтиҗәсе белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International