Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү турында хисап проектының яңартылган версиясен урнаштыру турында белдерү

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы нигезендә, хисап проектына үзгәрешләр кертү өчен нигезләр ачыкланган очракта, бюджет учреждениесе хисап проектының яңартылган версиясен әзерли. Хисап проектының яңартылган версиясе кирәкле үзгәрешләрне, шулай ук хисап проектына исәпкә алынган һәм исәпкә алынмаган искәрмәләр турында белешмәләрне үз эченә ала.
2022 елның 19-нче октябрендә хисап проектының агымдагы яңартылган версиясендә булган мәгълүматлар һәм материаллар дәүләт кадастр бәяләве фондын алып бару тәртибендә каралган күләмдә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында унбиш көнгә урнаштырылган.

2022 елның 02-нче ноябренә кадәр хисап проектының агымдагы яңартылган версиясенә карата искәрмәләр «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә кызыксынган затлар тарафыннан шәхсән, почта аша яки электрон почта (gbu.cgko@tatar.ru) аша «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып, электрон документ рәвешендә тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, хисап проектының агымдагы яңартылган версиясенә карата искәрмәләр «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең теләсә кайсы филиалына тапшырылырга мөмкин.

Искәрмәләргә кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталарның булуын раслаучы документлар, шулай ук күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларация дә кертелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International