Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» белгечләре Түбән Новгород өлкәсенең "Кадастр бәяләү" Дәүләт бюджет җәмгыяте нигезендә оештырылган "түгәрәк" өстәлдә катнашты.
2022 елның 6-7 октябрендә Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Дәүләт бюджет җәмгыяте нигезендә оештырылган "түгәрәк" өстәлдә катнашты. Чарада 2022 елда җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр бәяләвен үткәрү һәм 2023 елда капиталь төзелеш объектларын дәүләт кадастр бәяләвенә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Әлеге чарада Волгоград, Саратов, Самара, Пенза өлкәләре һәм Удмуртия Республикасынын дәүләт кадастр бәяләве өлкәсендәге белгечләр катнашты. Чараның беренче көнендә Түбән Новгород "Кадастр бәяләү" Дәүләт бюджет җәмгыяте һәм базар җәмгыяте вәкилләре чыгыш ясады.
Чараның икенче көнендә Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» белгечләре Түбән Новгород өлкәсенең "Кадастр бәяләү" Дәүләт бюджет җәмгыятендә башкарыла торган эш процесслары белән таныштылар, дәүләт кадастр бәяләве өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклаштылар.