2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары  Р.К. Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары  Р.К. Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында» коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. «ДКБҮ» ДБУ ягыннан утырышта оешма җитәкчесе Лена Илдар кызы Хамзина катнашты.

Үз чыгышында бюджет җәмгыяте җитәкчесе 2017-2021 елларда башкарылган «ДКБҮ» ДБУ эшенә кыскача йомгак ясады, кадастр бәяләве өлкәсендәге аерым законнарның күптән түгел үз көченә кергән яңалыкларын аңлатты, шулай ук агымдагы һәм алдагы елга оешма алдына куелган планнар һәм бурычлар белән уртаклашты.

Кадастр бәяләве буенча эшләрне үткәрү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Мондый проблемалар арасында милекчеләр үз хокукларын бердәм дәүләт реестрына теркәгәндә күрсәткән  җир кишәрлекләренең рөхсәт ителгән файдалану төрләрен билгеләү проблемасы да бар иде. Бу проблема йомгаклау нәтиҗәләрнең бозылуына, еш кына кадастр бәясе артуга китерә. Әлеге проблемадан тыш, җир кишәрлекләреннән максатчан файдаланмау, бәя хасил итүче факторларның әһәмияте турында мәгълүмат җыю һәм территориаль планлаштыру Федераль дәүләт мәгълүмат системасына җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре һәм җирлекләренең генераль планнары турында актуаль мәгълүмат урнаштыру проблемалары турында да эйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International