2020 елның 23 июнендә Россия Федерациясенең 54 субъектының дәүләт бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шул исәптән «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, видеоконференция форматында узган «Кадастр бәясен базар бәясе күләмендә билгеләүдә суд практикасы» төбәкара форумында катнаштылар.
Сәламләү сүзе белән Рязань өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Светлана Горячкина чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, өч ел дәвамында төбәкләр "яңа" кагыйдәләр буенча дәүләт кадастры бәяләве үткәрәләр, һәм үзара актив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә шушы вакыт эчендә төрле өлкәләрдә, шул исәптән кадастр бәясен суд аркылы дәгъвалауда җитәрлек тәҗрибә тупладылар. Хәзер суд практикасын анализлау һәм суд утырышларына әзерләнгәндә бердәм караш формалаштыруга игътибар итү чоры килеп җитә. Суд дәгъваларын карау процессы мөмкин кадәр һөнәри, ә кадастр бәясен төшерү очрагында дәгъвалау нәтиҗәләре нигезле, объектив һәм дөрес булырга тиеш.
Форум нәтиҗәләре буенча, катнашучылар кадастр һәм базар бәясен билгеләү өчен бердәм методика эшләү һәм раслау, төбәкләр дәрәҗәсендә күчемсез милек объектларын сату буенча тәкъдимнәр бәяләре буенча бердәм мәгълүматлар базасы булдыру суд практикасының конструктив үсешенә ярдәм итәчәк дигән фикердә калдылар.