Дәүләт бюджет җәмгыяте «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» хезмәткәрләре Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты оештырган «Дәүләт кадастр бәяләү» һөнәри әзерлек программасы кысаларында укуны һәм йомгаклау аттестациясен уңышлы үттеләр.
Уку 2019 елның 19 ноябреннән алып 2020 елның 26 маена кадәр лекция һәм практик күнегүләр форматында узды;
Уку программасына 20 практик кейс чишү һәм махсус программада практик эшләр башкару керде.
Әлеге программаны үтү актуальлеге дәүләт кадастр бәяләү институтын норматив-хокукый көйләвендә булган үзгәрешләр һәм җәмгыять хезмәткәрләренең квалификациясен өзлексез арттыру кирәклеге белән бәйле.
Укуның нәтиҗәсе булып түбәндәге өлкәләрдә белем һәм күнекмә алу тора:
- җир участокларының кадастр бәясен билгеләү;
- капиталь төзелеш объектларының кадастр бәясен билгеләү;
- күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү өчен әзерлек эшләре үткәрү;
- кадастр бәяләү нәтиҗәләренең сыйфатын тикшерү;
- кадастр бәяләү процессын оештыру һәм структура берәмлеге яки оешма хезмәткәрләренең эшен контрольдә тоту;
- жир участокларының һәм капиталь төзелеш объектларының кадастр бәяләрен билгеләүдә белгечләр төркеме белән идарә итү;
-кадастр бәяләү барышында консультация формасында ярдәм күрсәтү;
-кадастр бәяләү кысаларында кадастр бәясен билгеләү өчен кирәк булган бүтән белем һәм күнекмәләр.